В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер сәгатькә Ратуша, Башкарма комитет, Казан Кремле һәм касә биналарын яктырту өчен кулланыла торган утлар сүндереләчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче март). 26 нчы мартта «Җир сәгате» халыкара экологик акциясе үткәрелә, аңа гадәттәгечә Татарстан башкаласы да кушылачак. 20:30 дан 21:30 га кадәр Ратуша, Башкарма комитет, район администрацияләре, «Казан» гаилә үзәге һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы биналарында архитектура-сәнгать яктыртуы өчен кулланыла торган утлар сүндереләчәк.
Киләсе шимбәдә административ биналарны яктырту утларыннан тыш, дежур яктырту системасы һәм тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итү белән бәйле булмаган башка электр җайланмалары сүндереләчәк.
Акциягә Казан халкы да, бер сәгатькә утны сүндереп һәм электр приборларын кулланмыйча торып теләктәшлек күрсәтә ала.
Исегезгә төшерәбез, халыкара акция 2007 елдан Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы буенча үткәрелә, Россия аңа 2009 елда кушылды. Утны сүндерү, экология, табигый ресурсларны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына игътибарны җәлеп итү өчен, символик характерга ия. Ел саен акциядә дөньяның 180 илендә 2 млрд тан артык кеше катнаша.