Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.01.2021, 14:10

26 яшьлек казанлы банкның куркынычсызлык хезмәтенең ялган хезмәткәренә 200 мең сумнан артык акча күчергән

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). Казанда яшәүче 26 яшьлек ир-ат банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырган мошенникның корбаны булган. Егет шалтыратучыга 233 мең сум күчергән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

20-нче гыйнварда «Танкодром» полиция бүлегенә яшь ир-ат мөрәҗәгать иткән. Үзенең гаризасында ул билгесез затның мошенниклык гамәлләреннән зыян күрүен күрсәткән. Мөрәҗәгать итүче сүзләренчә, 19-нчы гыйнварда аның телефонына ят кеше шалтыраткан, ул үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырган. Ир кеше хәбәр иткәнчә, зыян күрүченең счетында мошенниклык операцияләре башкарылган. Алга таба акчаның санкцияләнмәгән күчермәләре булмасын өчен, ул барлык акчаларны башка счетка күчерергә тәкъдим итә. Аннары таныш булмаган зат үтенече буенча зыян күрүче аңа карта балансын, аның гамәлдә булу вакытын, өч урынлы код һәм СМС белән килгән парольләрне хәбәр итә. Аннары ир-атның телефонына картадан 30 мең сум акчаны алу турында хәбәр килә башлый.

Шуннан соң шалтыратучы зыян күрүчедән аның башка банк картасы барлыгы турында белешкән. Ир-ат әлеге банк аларның оешмасының партнеры булуын һәм бу картадагы акчаны иминиятләштерергә кирәклеген әйткән. Банкның ялган хезмәткәре инструкцияләре буенча егет 203 мең сумны счетыннан алган һәм аларны үзенә җибәрелгән номерларга күчергән. Шалтыратучы күчерелгән акчалар тиздән зыян күрүченең счетларына кире кайтачак, дип ышандырган. Акчасы кире кайтканны көтмичә, егет мошенниклык корбаны булганлыгын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Бу факт буенча РФ Җинаять кодексының 158-нче маддәсенең 3-нче өлеше «г» пунктында каралган «Урлау» һәм РФ Җинаять кодексының 159-нчы маддәсенең 2-нче өлешендә каралган «Караклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте. «Танкодром» полиция бүлегендә әлеге вакыйгага катнашы булган шәхесне билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары үткәрелә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә җинаять корбаны булмас өчен таныш булмаган затлардан кергән барлык мәгълүматны тикшерергә кирәк, дип искә төшерәләр. Таныш булмаган кешеләргә шәхси банк карталары һәм счетлары турында мәгълүмат бирергә, шулай ук билгесез счетларга акча күчерергә ярамый. Әгәр сез җинаять корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә «02» яки «112» телефоннары аша хәбәр итегез.

Барлык яңалыклар