Явым-төшем фаразланмый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь). Якын көннәрдә Казанда явым-төшемсез, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төньяк-көнбатыштан уртача җил, 26-нчы июнь көндез көчәйгәндә тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә +6-8 градус булачак, көндез синоптиклар +18-дән +20 градуска кадәр җылылык фаразлыйлар.
Татарстан буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан уртача җил, иртән һәм көндез көчәйгәндә тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +3-8 градус тәшкил итәчәк, көндез +15-20 градуска кадәр булыр, дип көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
26-нчы июньгә кадәр Татарстан территориясендәге урманнарда урыны белән югары (4 класс) янгын куркынычы саклана.