В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез һава температурасы +31-33 градус тәшкил итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь). Якын арада Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшем күзәтелми. 26 июньдә көндез урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил көтелә, яшен вакытында җилнең көче 15-20 м/с кадәр артырга мөмкин.
Бүген төнлә һаваның минималь температурасы +18-20 градус тәшкил итәчәк. Сишәмбе көндез +31-33 градус көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.