В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар көндез 29 градуска кадәр җылы булачагын фаразлый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июль). 26-нчы июльдә Казанда болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Һава температурасы төнлә 16-18, көндез 27-29 градус җылы булачак.
Тулаем Татарстан буенча шулай ук болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә. Төньяк-көнчыгыштан салмак, талгын җил. Төнлә һава температурасы 13-18, көндез 25-тән 30 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.