Имтихан кабул итү пунктлары шәһәрнең һәр районында оештырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче февраль). 26 февральдә Казанда "Ата-аналар белән бердәм БДИ тапшыру көне" акциясе узачак. Акциядә чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары, шулай ук рус телен белүдә үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр катнаша ала.
Имтихан кабул итү пунктлары шәһәрнең һәр районында оештырылачак. Акциягә кушылу өчен казанлыларга үз районың мәгариф бүлекләренә адреслар буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары - Волгоград ур., 32 (тел. 522-86-80), Вахитов һәм Идел буе районнары - Бертуган Касыймовлар ур., 6 (тел. 224-28-48), Киров һәм Мәскәү районнары - Восстание ур., 82 (тел. 555-61-65 Совет районы - Шуртыгин ур., 1 (Тел. 272-36-24).
Быел Бөтенроссия акциясе өченче тапкыр үткәрелә. Беренче тапкыр, 2017 елның 7 февралендә, аңа Россиянең 50 төбәгеннән өч меңнән артык ата-ана кушылды, дип хәбәр итә Казан Мәгариф идарәсе.