Утырыш Казан Ратушасында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). Казан шәһәре Думасының XXXII хисап сессиясе 26 февральдә узачак. Ул Казан Ратушасында үткәреләчәк. Сессия эшенең башлануы 8:30 сәгатькә планлаштырылган.
Сессиянең көн тәртибенә 15 мәсьәлә кертелгән.
Казан шәһәре Мэрының 2018 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре Думасының 2018 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2018 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
Контроль-хисап палатасының 2018 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсе эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре Думасының "Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына бюджеты турында"гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының "Казан шәһәре муниципаль милкен түләүсез файдалануга бирү тәртибе турында"гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәре территориясендә законсыз һәм (яки) үз белдекләре белән урнаштырылган күчемсез милек объектларын ачклау һәм демонтажлау турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында”гы карарына үзгәрешләр кертү;
Казан шәһәре Думасының Казан шәһәре Башкарма комитетының структур бүлекчәләре турында аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының аерым карарларын үз көчен югалткан дип тану турында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасы Регламентына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Сайлау комиссиясе әгъзасы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында;
Төрлеләр.