В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җәяүлеләрне һәм машина йөртүчеләрне юлларда сак булуларын сорыйлар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). Иртәгә, 26 декабрьдә, синоптиклар казанлыларга көчле кар, урыны белән буран һәм җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин, төнлә һава температурасы 11-13 градус, көндез – 7-9 градус салкын булачак, дип фаразлыйлар. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә, буран аркасында күз күреме начарлана, шуңа күрә җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр юлларда сак һәм игътибарлы булырга сорый.
Гомумән Татарстан буенча төнлә һәм көндез урыны белән буран көтелә. Көндез көчле көньяк-көнчыгыш җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр булачак, урыны белән көчле кар. Төнлә һава температурасы 9-14 градус, көндез 6-11 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.