26 августта Казанда яшенле яңгыр узачак

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август). 26-нчы августта Казанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Бүген төнлә урыны белән томан көтелә. Чәршәмбе көндез кыска вакытлы яшенле яңгыр явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, уртача булачак, яшен вакытында тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә +12-14 градус җылы, көндез +24...+26 градус булачак.

Тулаем республика буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез, аерым районнарда томан фаразлана. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, уртача булачак, яшен вакытында секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +9...+14 градус, көндез +23...+28 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
2020-08-25T14:16:47+0300