В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче апрель). 26-нчы апрельдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез явым-төшемнәр көтелми. Төньяк-көнбатыштан талгын җил. Һава температурасы төнлә 4-6 градус җылы булачак, көндез +14-16 градус.
Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчә торган талгын җил булачак. Һава температурасы төнлә 2-дән 7 градуска кадәр, көндез 12-дән 17 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.