В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июль). Казанда 26-нчы, 27-нче һәм 28-нче июльдә кайбер урамнар буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу элита һәм һәвәскәрләр арасында триатлон буенча Европа чемпионаты үткәрү белән бәйле. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланган.
26-нчы июль көнне 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 27-нче июль көнне 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнәчәк:
Батурин һәм Кремль яр буе урамнары буенча - Сәетгалиев урамыннан Дзержинский урамына кадәр - Миславский урамыннан хәрәкәтне тулысынча чикләү;
Дзержинский урамы буенча - Миславский урамыннан Чернышевский урамына кадәр;
Чернышевский урамы буенча - Дзержинский урамындагы җөп һәм так як белән чикләнгән участокта;
Кремль урамы буенча - Кремльдән алып Кави Нәҗми урамына кадәр - Чернышевский һәм Муса Җәлил урамнарыннан үтеп керү мөмкинлеге белән хәрәкәтне тулысынча чикләү;
Кави Нәҗми урамы буенча - Кремль урамыннан Профсоюз урамына кадәр;
Профсоюз урамы буенча - Кави Нәҗми урамыннан алып 1 Май мәйданына кадәр - Муса Җәлил һәм 1 Май урамнары аша йөрү мөмкинлеге белән хәрәкәтне тулысынча чикләү;
Бауман урамы буенча – 1 Май мәйданыннан Батурин урамына кадәр.
28-нче июльдә 7.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте Кремль дамбасы буенча чикләнәчәк;
Декабристлар урамы буенча - Мәскәү районы Ибраһимов проспектына кадәр - Чистай һәм Мулланур Вахитов урамыннан чыгу мөмкинлеге булган 1,5 уң як полосалар;
Ибраһимов проспекты буенча - Чистай урамыннан Восстание урамы белән кисешкәнчегә кадәр - Волгоград урамыннан чыгу мөмкинлеге белән 3 уң полоса;
Сибгат Хәким урамы буенча - Декабристлар урамыннан Чистай урамына кадәр;
Чистай урамы буенча - Сибгат Хәким урамындагы боҗралы хәрәкәттән - Чистай урамыннан «Казан Арена» стадионына чыгу юлына кадәр;
«Казан Арена» стадионы тирәсендә;
Ф.Әмирхан проспекты буенча - Ф.Әмирхан проспектыннан Алексей Козин урамыннан Сибгат Хәким урамына кадәр съезд;
«Миллениум» күпере буенча;
Вишневский урамы буенча - Сибгат Хәким урамыннан Николай Ершов урамына кадәр үзәккә таба юнәлештә - 1,5 уң як полосалар;
Николай Ершов һәм Карл Маркс урамнары буенча - Вишневский урамыннан Толстой урамына кадәр Ирек мәйданына таба хәрәкәт итү юнәлешендә ‒ 1,5 уң як полосалар;
Большая Красная урамы буенча - Жуковский, Гоголь, Япеев, Карл Фукс, Театр, Пушкин урамнарыннан чыгу мөмкинлеге белән хәрәкәтне тулысынча чикләү;
Батурин урамы буенча - Большая Красная урамыннан Кремль дамбасына кадәр.
Триатлон буенча чемпионат үткәрү чорында Казансу елгасы акваториясендә кече суднолар хәрәкәтен чиклиләр һәм кайбер автобус маршрутларының хәрәкәт схемалары үзгәрәчәк.