Республикада ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында күпсанлы тантаналы чаралар планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май, Алена Мирошниченко). Тиздән ТАССР оешуының 100 еллыгына багышланган Россия Банкының почта маркасы һәм өч сум тәңкәсе чыгачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
27-нче майда, 1920 елда ВЦИК һәм РСФСР Совнаркомы Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелү турында декрет кабул иткән көндә, истәлекле почта маркасын тәкъдим итү тантанасы узачак. Ул апрельдә 250 мең нөсхә белән чыгарылган. «ТАССР барлыкка килүнең 100 еллыгына багышланган марканы тәкъдим итү тәмамлану белән, алар Россия почтасы бүлекләренә сатуга чыгачак», - дип хәбәр итте Л.Галимова.
Моннан тыш, шул ук көнне республика оешуының 100 еллыгына багышланган Россия Банкының көмеш өч сум тәңкәләрен тәкъдим итәчәкләр. Спикер сөйләгәнчә, алгы якта Россия Федерациясенең рельефлы дәүләт гербы сурәтләнгән, ә икенче якта - Казан Кремле фонында милли бию башкаручы традицион татар костюмнарындагы кешеләр. Шулай ук монда символик гравировка башкарылган. Акча тиражы 3 мең данә тәшкил итә.
Л.Галимова билгеләп үткәнчә, республикада ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында күпсанлы тантаналы чаралар планлаштырылган. Әмма коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, планнарны әзрәк үзгәртергә туры килгән.