В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь). 25-нче сентябрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр һәм юеш кар явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.
Төнлә һава температурасы +2 градуска кадәр җылыначак, көндез 6-8 градус җылы булачак.
Республика буенча шулай ук аз күләмдә явым-төшем көтелә: яңгыр, юеш кар һәм кар. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы -2 градустан +3 градуска кадәр, көндез +3-тән +8 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.