Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.09.2021, 09:47

25 сентябрь көнне Казанда җәмәгать транспорты үзгәргән хәрәкәт схемасы буенча йөриячәк

Үзгәрешләр 22, 28, 89-нчы номерлы автобус маршрутларына кагылачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь). 25-нче сентябрьдә Казанда Tour de Tatarstan Kazan шоссе велоузышы узачак. Ярышлар булачак көнне шәһәрдә җәмәгать транспортының хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк, дип хәбәр итә Шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитеты.

25-нче сентябрь 7:00 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр, Батурин урамы буенча хәрәкәт ябылганнан соң, 22, 28, 89-нчы номерлы автобуслар түбәндәге схема буенча барачак: К.Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы – Меңьеллык мәйданы, алга таба маршрут буенча.

Кире юнәлештә бу автобуслар түбәндәге схема буенча хәрәкәт итәчәк: Меңьеллык мәйданы – Пушкин урамы, аннан соң маршрут буенча.

Н.Ершов урамындагы «Казанның үзәк мәдәният һәм ял паркы» тукталыш пункты 3, 5, 7-нче номерлы троллейбус маршрутлары һәм 10а, 22, 30, 35, 63, 89-нчы номерлы автобус маршрутлары өчен Вишневский һәм Н.Ершов урамнары кисешкән урынга күчереләчәк.

Tour de Tatarstan Kazan велоузышында Татарстан Республикасы халкы һәм кунакларыннан тыш, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның башка илләреннән профессиональ спортчылар да катнашачак. Катнашучылар тәкъдим ителгән өч дистанциянең (100 км, 60 км һәм 20 км) берсен узачак. Ә яшь велосипедчылар – 3 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар –  велосипедларда, беговелларда – педальсез кечкенә балалар велосипедларында, шулай ук роликларда һәм самокатларда катнаша алачак. Велоузышның башлану вакыты 8:00 сәгатькә «Ак Барс Арена» стадионы янындагы территориядә билгеләнгән, дип хәбәр итә Timerman спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар