Шәһәр халкы 17:00 дән төн уртасына кадәр видеопроекция белән хозурлана алачак
Казан Кирмәне диварларында Спас манарасыннан алып Тайницкая манарасына кадәр яктылык тамашасын 25 октябрьдә күрсәтәчәкләр. Видеопроекция 17:00 дән төн уртасына кадәр трансляцияләнәчәк. расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр музей матбугат хезмәтендә.
Тамаша нигезендә БРИКСта катнашучы илләр шәһәрләренең тарихи вакыйгалары, мәдәни элементлары, орнаментлары, силуэтлары һәм төрле телләрдә сәламләүләр ята. Искәртәбез, видеопроекцияне бүген һәм иртәгә, 24 октябрьдә күрергә мөмкин.
Кичә Казанда Россия президенты Владимир Путин катнашында XVI БРИКС Саммиты рәсми рәвештә старт алды. Барлыгы шәһәр 36 ил һәм алты халыкара оешма вәкилләрен кабул итәчәк. Шул ук вакытта 22 делегацияне дәүләт лидерлары җитәкләячәк. Саммит 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.