В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гражданнарга үз биналарын ничек законлаштыру турында сөйләячәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче ноябрь). 25-нче ноябрьдә Татарстанда гараж амнистиясе мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк. Республика халкына Татарстан Росреестры һәм ТР Кадастр палатасы вәкилләре консультация бирәчәк.
Шалтыратулар 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр +7(843)255-25-71 телефон номеры буенча кабул ителәчәк. ТР районнарында яшәүчеләр сайтта күрсәтелгән телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итә алалар.
Исегезгә төшерәбез, гараж амнистиясе турындагы яңа закон нигезе һәм диварлары булган һәм 2004 елның декабренә кадәр төзелгән гараж билгеләнешендәге капиталь биналарга кагыла. Хуҗалар үз корылмаларын 2026 елның 1-нче сентябренә кадәр легальләштерә ала, дип хәбәр итә ТР буенча Росреестр идарәсенең матбугат хезмәте.