В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ислам мәдәнияте музеенда экскурсия һәм түгәрәк өстәл узачак.
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче ноябрь). 25 нче ноябрьдә Казан Кремлендә «Почта открыткаларында ислам» күргәзмәсе ябылачак, шулай ук экскурсия һәм түгәрәк өстәл оештырылачак.
Чара 14:00 сәгатьтә башлана. Мәскәү коллекционеры Низами Ибраимов экскурсия үткәрәчәк, анда коллекциянең формалашу тарихы турында сөйләячәк һәм яраткан открыткаларын күрсәтәчәк.
Очрашу «Россиядә исламны өйрәнү чыганагы буларак почта открыткасы» түгәрәк өстәлендә дәвам итәчәк, анда сәнгать белеме докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова, коллекционер Низами Ибраимов, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин чыгыш ясаячак.
Ислам мәдәнияте музее беренче тапкыр Россиядәге ислам турында экспозицияле сөйләү өчен шундый визуаль материалга мөрәҗәгать итте. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән 222 открытка илнең мөселман мәдәнияте белән таныштыра. Открыткаларда мәчетләр һәм мәдрәсәләр, дини урыннар, интеллигенция вәкилләре, халык типажлары сурәтләнгән. Проект Идел буе Болгар дәүләте халыклары тарафыннан Ислам кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган.
Чарага керү ирекле, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.