В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Суыту аркасында, чүп һәм киемнәр шәһәр үзәгендә урнашкан сәүдә йортларының берсендә оештырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы ноябрь). 25 ноябрьдә казанлылар эшкәртү өчен чүп һәм әйберләрне икенчел чимал кабул итү мобиль пунктына тапшыра алалар. Суыту аркасында, чүп һәм киемнәр “Мега” сәүдә үзәгендә оештырыла.
Активистлар макулатура; “1”, “2”, “4” маркировкалы пластик шешәләр, контейнерлар һәм “5” маркировкалы башка пластик әйберләр, “2”, “4”, “5”, “7” маркировкалы йомшак пластик, пыяла, алюминий һәм тимер банкалар, “Тетра пак”, “Дой пак” төргәкләре, cd-дисклар һәм аларның тартмалары, пластик карталар, теш щеткалары, касса ленталарының чөйләре (втулка), юылган яхшы киемнәр, аяк киемнәре, сумкалар, пластик уенчыклар, ноутбукларның аккумуляторлары, эшләми торган вак техника, шикәр һәм оннан калган ак полипропилен капчыклар, “тылсымлы капкачлар” акциясе өчен капкачлар кабул итәләр.
Икенчел чимал “Мега” сәүдә үзәгендә (Җиңү пр., 141) 12.00-16.00 сәгатьтә кабул ителә.
Эшкәртү өчен чүп тапшырырга теләүче шәһәрлеләргә калдыкларны аеру буенча фотоиснтрукция белән танышырга киңәш ителә. Тулырак мәгълүматны социаль челтәрләрдә табарга мөмкин.