В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә һава шартлары начарланганда куркынычсыз тизлек режимын сакларга кирәклеге турында искә төшерә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче ноябрь). 25-нче ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һава шартларының начараюы көтелә. Синоптиклар күз күреме 1-2 км га начарлану белән буран, тизлеге секундына 16 метрга кадәр көчәючән җил, юеш кар һәм көчле бозлавык фаразлый.
Казанда төнлә һава температурасы -9 градуска кадәр төшәчәк, көндез -3 градуска кадәр. Республикада төнлә термометр баганалары -12 градус, көнчыгышта аязган вакытта -16 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көндез -6 градуска кадәр булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Үз чиратында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе катлаулы метеорология шартларында машина йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән хәрәкәт тизлеге белән түгел, ә килеп туган юл шартларында куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш дип искәртә. Каршы яктан хәрәкәт итү өчен билгеләнгән юлга чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан тыелып торырга кирәк. Машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга куркынычсызлык каешларын эләктерергә, ә җиңел машинада 12 яшькә кадәрге балаларны алгы, 7 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычларда бары тик балалар өчен махсус креслолар кулланып кына йөртергә кирәк.
Җәяүлеләр юл аша, хәрәкәтнең куркынычсызлыгына инанганнан соң, бары тик җәяүлеләр юлы буенча һәм светофорның рөхсәт итә торган сигналына гына чыгарга тиеш. Тәүлекнең караңгы вакытында яки начар күренүчәнлек шартларында үзең белән яктылык кайтаручы элементлары булган предметлар булырга тиеш.