Казанда яшәүчеләр 46 муниципаль хезмәттән дистанцион рәвештә файдалана ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). Татарстан дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында 25 яңа муниципаль хезмәт күрсәтелә башлады. Берничә атна дәвамында Казан башкарма комитетының электрон форматта рәсмиләштерергә мөмкин булган хезмәтләре санын киңәйтү буенча көчәйтелгән эш алып барылды.
Бүгенге көндә Татарстан башкаласында яшәүчеләр муниципаль хезмәтләрнең 46 төрен читтән торып ала ала. Алар арасында - муниципаль мөлкәтне арендалау шартнамәсен өзү, Казан милке реестрыннан өземтә алу, адресларны алу, үзгәртү һәм гамәлдән чыгару, бинаны яңадан төзүне һәм (яисә) яңадан планлаштыруны килештерү, торак урынны торак булмаган бинага күчерүгә рөхсәт алу, агачны кисүгә, утыртуга һәм күчереп утыртуга рөхсәт алу. Мөмкин булган опцияләрнең тулы исемлеге белән сайтта танышырга була, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.