В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ут бетеп тору Киров, Мәскәү һәм Идел буе районнарындагы кайбер йортларга кагылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). 25-нче майда Казанның өч районында электр энергиясен өзәчәкләр. Ут бетеп тору Казанның Киров, Мәскәү һәм Идел буе районнарындагы йортларда яшәүчеләргә кагылачак.
8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Киров районының Архангельск ур., 2, 2а, 4, 5, 5а, 6, 7, 9, 10, 11, 17, 21, 23, 25 йортларында ут булмаячак,
Шул ук вакытта Мәскәү районында түбәндәге адреслар буенча яшәүчеләр дә утсыз калачак: Блюхер ур., 79, 81, 82, 83, 85, Серов ур., 3, 5, 11, 13, 15, 17, 19, 27, 29, 31, 35, 37, Шамил Усманов ур., 13, 13а, 19, 19/1, 19/2, 27, 29, 33, 33 к.1, 33 к.2, 35.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел Буе районының Фермер шоссесы буенча урнашкан шәхси секторда, шулай ук Ботаника ур., 9, 11, 13, 17 номерлы йортларда электр энергиясен өзәчәкләр.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.