В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар республикалыларны яшен һәм көчле җил турында кисәтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). Татарстан һәм аның башкаласында бераз суыта. Алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә Казанда +10-12 градус булачак. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан уртачадан көчлегә кадәр, урыны белән 15-17 м/с тизлек белән исүче җил фаразлана.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 25 майда төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшен һәм 17 м/с тизлектә, яшен вакытында 20 м/с тизлектә көчле җил көтелә. Төнлә республикада +9-14 градус, көндез +13-18 градус булачак.
Казанда 25 майда көндез явым-төшем күзәтелми. Төньяктан уртачадан көчлегә кадәр, урыны белән 15-17 м/с тизлек белән исүче җил көтелә. Һаваның максималь температурасы +14-16 градус тәшкил итәчәк.
Синоптиклар кисәтүенчә, 22 майдан 25 майга кадәрге атнада ТР территориясендә урыны белән урманнарда югары (4 класс) янгын куркынычы саклана.