В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Петанк уйнау буенча беренче җәйге турнирда барлык теләүчеләр катнаша ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче май). 25 нче майда Казансу елгасы яр буенда петанк-мәйданчык һәм бу уен буенча беренче җәйге турнир ачыла.
Петанк-мәйданчык Казансу яр буенда пляж волейболы кыры һәм «Урам» экстрим-паркы янында урнашкан (яр буена керү – Подлужная урамындагы 67 нче номерлы йорт ягыннан). Парковка бар.
Чара 18:00 сәгатьтә башлана. Турнирда катнашучылар өчен инвентарьны мәйданчыкта бирәчәкләр, дип хәбәр ителә «Казансуны үстерү стратегиясе»нең Telegram-аккаунтында.
Турнирда катнашырга теләүчеләр түбәндәге сылтама буенча теркәлергә тиеш. Уен ике кешедән торган командага исәпләнгән. Барлык сораулар буенча +7(917)916-25-15 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Петанк – традицион француз урам уены. Шарны ыргытканда уенчының аяклары җирдән аерылмаска һәм сызылган түгәрәктән чыгарга тиеш түгел. Уенның максаты– тупны цельгә атып, максималь балл җыю.