Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.05.2019, 14:20

25 майда казанлылар урман җыештырырга чыгачак

Ул Республика клиника хастаханәсе каршында һәм Казан оптика-механика заводы янында узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). 25-нче майда казанлыларны «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенә кушылырга чакыралар. Ул ике мәйданчыкта узачак: Республика клиника хастаханәсе каршында һәм Казан оптика-механика заводы янында.

«Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Яз һәм көз айларында республиканың барлык муниципаль районнарындагы урман территориясен каты коммуналь калдыклардан, чүп-чардан һәм ауган агачлардан чистарталар. Ел саен акциядә министрлыклар, ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман участокларын арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экологик берләшмә вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары һәм волонтерлар катнаша.

Быел «Татарстанның чиста урманнары» акциясенең язгы этабы 22-нче апрельдә старт алды һәм 22-нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге көндә урманнан 500 кубометрга якын каты көнкүреш калдыклары чыгарылган инде.

Республика клиника хастаханәсе (Оренбург тракты, 138) каршында һәм Казан оптика-механика заводы янында (Липатов ур., 37) җыештыру 25-нче майда 11.00 сәгатьтә узачак. Перчаткалар һәм капчыклар урында биреләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар

25 майда казанлылар урман җыештырырга чыгачак

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). 25-нче майда казанлыларны «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенә кушылырга чакыралар. Ул ике мәйданчыкта узачак: Республика клиника хастаханәсе каршында һәм Казан оптика-механика заводы янында. </p> <p> «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Яз һәм көз айларында республиканың барлык муниципаль районнарындагы урман территориясен каты коммуналь калдыклардан, чүп-чардан һәм ауган агачлардан чистарталар. Ел саен акциядә министрлыклар, ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман участокларын арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экологик берләшмә вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары һәм волонтерлар катнаша. </p> <p> Быел «Татарстанның чиста урманнары» акциясенең язгы этабы 22-нче апрельдә старт алды һәм 22-нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге көндә урманнан 500 кубометрга якын каты көнкүреш калдыклары чыгарылган инде. </p> <p> Республика клиника хастаханәсе (Оренбург тракты, 138) каршында һәм Казан оптика-механика заводы янында (Липатов ур., 37) җыештыру 25-нче майда 11.00 сәгатьтә узачак. Перчаткалар һәм капчыклар урында биреләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте. </p>