В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләр Горки-Әмәт урманында "Дом" Экоүзәге территориясендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март). 25-28 март көннәрендә Казанда Горки-Әмәт урманында "Дом" Экоүзәге территориясендә "Экошкола" бушлай белем бирү проекты узачак. Анда 8 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.
"Экошкола"да дәресләр һәр көн билгеле бер темага багышлана: ботаника, зоология, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре, әйләнә-тирә мохитне саклау.
Дүрт көн дәвамында балалар җәмәгать бакчасы өчен үсентеләрне үстерергә булышачаклар, Горки-Әмәт урманнарында яшәүчеләр белән танышачаклар, экология турында беләчәкләр.
Проектта катнашу бушлай, әмма урыннар саны чикле, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе. Катнашучы булу өчен 24 мартка кадәр сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.