Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче март). 25 нче мартта Казанда традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Яшелчә, ит һәм башка продуктларны кулай бәяләр буенча шәһәр халкы 15 мәйданчыкта сатып ала алачак.
Ярминкәләрдә Татарстанның 22 муниципаль районы һәм республиканың агросәнәгать комплексының 19 оешмасы вәкилләре катнашачак. Продукцияне 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр сатып алырга мөмкин булачак.
Авиатөзелеш районы
Дементьев урамы, 7
Беломорск урамы, 69
Ленинград урамы, 27
Вахитов районы
Татарстан урамы, 53
Чехов урамы, 2
Киров районы
Краснококшайск урамы, 150/2
Революция урамы, 12
Батыршин урамы, 20
Яңа Савин районы
Х.Ямашев проспекты, 71а
Лаврентьев урамы, 10
Идел буе районы
Р.Зорге урамы, 66
Ю.Фучик урамы, 72
Совет районы
Аграр урамы, 2
Липатов урамы, 7
Салават Күпере микрорайонында сәүдә рәтләре «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында урнашачак.
Традицион рәвештә ярминкәләрдә җәмәгать тәртибен саклау оештырылган, юл хәрәкәте иминлеге тәэмин ителә. Ветеринария хезмәте терлекчелек комплексының сатыла торган продукциясе сыйфатын контрольдә тота. Узган атнада Казанда беренче язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Бу көнне 54 млн сумлык продукция сатылган. Ярминкәләр атна саен 22 нче апрельгә кадәр узачак.