В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кунакларны 10:00 дән 20:00 гә кадәр кабул итәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
32 метр биеклектән шәһәр панорамасын 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр карарга мөмкин булачак, техник тәнәфес 14:30 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Өлкәннәр өчен билет бәясе – 150 сум. 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар өчен керү – 100 сум, 7 яшькә кадәрге балалар өчен бушлай.
15 кешедән күбрәк булган туристлар төркемнәре өчен аерым бәя билгеләнгән. Өлкәннәр өчен керү – 100 сум, балалар өчен 70 сум торачак. Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр иткәнчә, ташламалар һәм килү кагыйдәләре турында сылтама буенча тулырак белергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы эшен гыйнварда тәмамлады. Бәйрәм көннәрендә, 31 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр, анда 15 меңнән артык кеше булган.