В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фестиваль программасында – мастер-класслар, экомарафон, каршылыклар белән йөгерү, нәни казанлылар өчен күңел ачу чаралары.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче июнь). 25 нче июньдә Юдино бистәсендәге Зөбәрҗәт күлендә Яшьләр көненә багышланган фестиваль узачак. Күл буендагы төрле мәйданчыкларда мастер-класслар, экомарафон, каршылыклар белән йөгерү планлаштырылган, шулай ук иң нәни казанлылар өчен дә программа әзерләнәчәк. Оештыручылар – Тимерьюлчылар мәдәният сарае һәм шәһәрнең яшьләр парламенты.
12:00 дән күл янындагы пляжда каршылыклар белән йөгерүгә теркәлү башлана. Моннан тыш, теләге булган һәркем чарага махсус сылтама буенча алдан языла ала.
Йөгереш үзе 13:00 сәгатькә планлаштырылган. Аннан соң бәйрәмнең рәсми ачылышы булачак. Актив ял итәргә яратучылар өчен спорт һәм интерактив мәйданчыклар эшләячәк.
Бу көнне шулай ук иҗади коллективлар һәм Silent Scream кавер-төркеме чыгыш ясаячак, дип хәбәр иттеләр Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәтендә.