В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күргәзмәдә Высоцкий җырлары язылган винил дискны күрергә мөмкин булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль). 25-нче июльдә Казанның Социаль-көнкүреш музеенда Владимир Высоцкийны искә алу көненә багышланган күргәзмә ачылачак. Экспозициядә музыкантның якын дуслары тапшырган экспонатлар тәкъдим ителәчәк.
Шәһәрлеләр «Владимир, или Прерванный полет» исемле танылган китапның автор экземплярын, фонограммаларны, 70-нче еллар спектакльләренең афишасын күрә алачак.
Моннан тыш, күргәзмәдә Высоцкий җырлары язылган винил дискны күрергә мөмкин булачак. Дискны чыгару 1975 елга планлаштырылган, әмма кайбер сәбәпләр аркасында ул чыкмаган.