Бу бик-көйләү арматурасын урнаштыру белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июль). 25 июльдә Совет районының Вознесенское бистәсендә су булмаячак. Бу бик-көйләү арматурасын урнаштыру белән бәйле.
9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Аргамак, Бастион, Добротная, Дәртле, Зарничная, Иман, Кардәшлек, Миләшле, Назлы, Связная, Снайпер урамнарында һәм Иман, Кардәшлек, Наратлык тыкрыкларында.
Су тутырылган автоцистерналар кабул ителгән гаризалар буенча урнаштырылачак. "Водоканал" МУП китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм кирәкле су запасларын алдан кайгыртырга киңәш итә.