В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүләр Россия һава флоты көненә багышланган «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме үткәрелү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). 25-нче июльдә «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы ябык булачак. Чикләүләр Россия һава флоты көненә багышланган «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме үткәрелү белән бәйле.
«Казан» гаилә үзәгенә керү территориясе бу көнне чикләнәчәк. Кунаклар һәм шәһәр халкы өчен парковка һәм күзәтү мәйданчыгы 26-нче июльдән ачылачак, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, бәйрәм 15.00 сәгатьтә башлана. Быел программа кече, авыр, стратегик авиациядәге идарә ителә торган һава судноларының, пилотсыз очу аппаратларының күрсәтмә очышларын, шулай ук Ан-2 самолетларыннан парашютчылар сикерүен үз эченә ала. Казансу елгасы акваториясе өстендә, Миллениум күпереннән Кремль дамбасына кадәр, 200 метрдан 800 метрга кадәр биеклектә хәрби машиналар очып китәчәк.
Чара санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп уздырылачак.