Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.02.2022, 10:21

25 нче февральдә Казанга «Байкальская миля» автомобиль узышында катнашучылар килә

Татарстан башкаласында «Балхаш» судносы һәлакәте урыныннан грунт тутырылган капсула тантаналы рәвештә тапшырылачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче февраль). 25 нче февральдә Татарстан башкаласына «Байкальская миля 2022. Места силы» дигән автомобиль экспедициясенең катнашучылары киләчәк. Казанда алар «Балхаш» хәрби-транспорт судносы һәлакәте булган урыннан грунт тутырылган капсула тапшырачаклар, соңыннан аны һәлак булган офицерның оныгына бирәчәкләр.

Экспедициядә катнашучылар белән очрашу 10:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында булыр дип көтелә. 11:30 сәгатьтә алар инде автоузыш маршруты буенча йөрергә чыгачак.

Автомобиль узышы 20 нче февральдән 9 нчы мартка кадәр уза. Экспедициядә катнашучыларга 4 меңнән 7,5 мең чакрымга кадәр араны узарга туры киләчәк. Автоузыш оештыручылары билгеләп үткәнчә, һәр маршрут уникаль. Барлыгы 20 махсус юнәлеш әзерләнгән, чарада катнашучылар үз юлларын җирәбә салу барышында белә алган. Ахыргы нокта – Бурятиядәге Максимиха авылы янында урнашкан Байкал күлендәге кечкенә култык. Гадәттәгечә, 9-13 нче мартта анда «Байкальская миля 2022» халыкара тизлек фестивале узачак.

Барлык яңалыклар