В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә концерт үткәрелү белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче февраль). 25 нче февральдә Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча өстәмә шәһәр яны поездлары йөриячәк. Бу «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә концерт үткәрелү белән бәйле.
Әйтик, 7602 нче номерлы электричка Казан станциясеннән 21:40 сәгатьтә китәчәк, Аэропорт станциясенә 22:00 сәгатьтә киләчәк. 7601 нче номерлы состав Аэропорт станциясеннән 22:30 сәгатьтә китәчәк, Казан станциясенә 22:50 сәгатьтә килер дип көтелә. Тукталышлар каралмаган.
Шулай ук 6710 нчы номерлы шәһәр яны поездының расписаниесе бер көнгә үзгәрәчәк. Казан станциясеннән электричка 10 минутка иртәрәк – 18:00 сәгатьтә китәчәк. Аэропорт станциясенә 18:29 сәгатьтә килеп җитәр дип планлаштырыла. Расписаниедәге үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына кагылачак, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Барлык маршрутлар турында тулырак мәгълүмат белән +7(937)625-04-33 телефоны буенча (шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә), шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында һәм «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында танышырга мөмкин.