Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.11.2018, 09:26

25 факел йөртүче Красноярск универсиадасы утын Казан урамнары буйлап йөртәчәк

10 ноябрьдә ут эстафетасы маршруты буенча шәһәр үзәгендә транспорт хәрәкәте чикләнә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь). 2019 елда Красноярскида үтәчәк универсиада утын Казан урамнары буйлап 25 факел йөртүче үткәрәчәк. 10 ноябрьдә Казан XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада уты эстафетасын кабул итәчәк. Татарстан Республикасы башкаласы буенча маршрутның озынлыгы 2500 м тәшкил итә.

Ут эстафетасы 10.30 сәгатьтә Игенчеләр сарае яныннан старт ала һәм Татарстан башкаласының истәлекле урыннары аша уза: Воскресение манарасы, Сөембикә манарасы, Благовещение соборы, Кол Шәриф мәчете, Татарстан тарихы музее, ТР Милли музее, ТР Милли китапханәсе. Маршрут 11.50 сәгатьтә КФУның төп корпусы янында тәмамлана. Биредә ут казанын яндырачаклар һәм бәйрәм узачак, дип хәбәр итә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенең медиа департаменты.

Искәртергә кирәк, бу көнне Казанда ут эстафетасы маршруты буенча транспорт хәрәкәте чикләнә.

10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр транспорт өчен түбәндәге урамнар ябыла: Федосеев ур. (36-нчы йорт яныннан Батурин урамына кадәр), Игенчеләр сарае янындагы парковка, Батурин ур. (Кремль яр буеннан Большая Красная урамына кадәр),Батурин урамыннан Шейнкман проспектына кадәрге юл, Шейнкман пр., Кремль ур.(Беренче Мая мәйданыннан Профессор Нужин урамына кадәр), Чернышевский ур. (Профсоюз урамыннан Дзержинский урамына кадәр), Муса Җәлил ур. (Рәхмәтуллин урамыннан Дзержинский урамына кадәр), Кави Нәҗми ур. (Рәхмәтуллин урамыннан Дзержинский урамына кадәр), Астрономия ур.(Профсоюз урамыннан Дзержинский урамына кадәр), Лобачевский ур. (Дзержинский урамыннан Кремль урамына кадәр), Университет ур. (Профсоюз ур. Кремль урамына кадәр), Профессор Нужин ур. (1-нче йорттан Кремль урамына кадәр).

Искәртергә кирәк, студентлар уеннары утын 20 сентябрьдә Туринда (Италия) кабыздылар. Эстафетаның халыкара этабы кысаларында факел йөртүчеләр Алма-Ата (Казахстан) һәм Хәрбин (Кытай) урамнарында йөгереп уздылар. Россиядә эстафетаны Мәскәү, Калининград, Симферополь, Ростов-на-Дону, Ставрополь һәм Грозный кабул итте. Казаннан соң ут эстафетасын 17 ноябрьдә Екатеринбургта көтәләр. Эстафетаның федераль этабы маршрутында илнең 30 зур шәһәре каралган. Эстафетаның соңгы ноктасы 2019 елның 1 мартында Красноярск була.

Барлык яңалыклар