Һава температурасы көндез минус 7-9 градус булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь). 25 декабрьдә Казанда начар һава торышы саклана – синоптиклар күз күреме начарлану белән буран, юлларда кар көртләре һәм бозлавык фаразлыйлар. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил, тизлеге секундына 17 метрга кадәр артырга мөмкин.
Төнлә Казанда һава температурасы минус 9-11 градуска кадәр, көндез минус 7-9 градуска кадәр түбән булачак.
Тулаем алганда, Татарстан буенча аязучан болытлы һава, вакыты белән кар, урыны белән буран көтелә. Төнлә һава температурасы минус 8-13 градуска кадәр, көндез 6-11 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда шулай ук бозлавык һәм кар көртләре көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Транспорт йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юлларда игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыралар.