Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.06.2020, 12:16

249 казанлы хәрби хезмәт үтү урыннарына җибәрелде

Татарстан башкаласыннан армиягә 680 яшь егетне җибәрү планлаштырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь, Алинә Бережная). Казанда язгы чакырылыш кампаниясе дәвам итә, быел ул инфекция пандемиясе аркасында 12-нче майда старт алды. Хәрби хезмәткә алынучыларны массакүләм җибәрү 15-нче июньдә башланды - хезмәт үтү урыннарына 249 казанлы җибәрелгән инде. Татарстан башкаласыннан армиягә 680 яшь егетне җибәрү планлаштырыла. Хәрби хезмәткә озатылганчы барлык хәрби хезмәткә чакыручыларны өч тапкыр коронавирус инфекциясенә тикшерәчәкләр. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров хәбәр итте. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде.

Хәрби комиссариатка чакыру комиссияләренә яше буенча хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле 4 мең 700 егет килергә тиеш. 4 шәһәр пункты инде 3 меңнән артык кешене кабул иткән, дип сөйләде Рөстәм Гафаров. Аларның күпчелеге югары һәм урта һөнәри белемгә ия. Традиция буенча казанлылар президент полкына, фәнни роталарга, шулай ук Балтыйк флоты шефлыгы астындагы частьларга, Севастополь, Феодосиягә, Екатеринбургка җибәрелә. «Шунысы сөендерә, элиталы гаскәрләрдә хәрби хезмәт узарга теләүче актив яшьләр, военкоматтан повестка көтмичә, мөстәкыйль рәвештә шәһәрнең хәрби пунктларына мөрәҗәгать итә», - дип ассызыклады Р.Гафаров.

Быел язгы чакырылыш кампаниясе махсус кагыйдәләр буенча уза, катгый рәвештә эпидемиологик хезмәт таләпләренә туры килә. Шулай итеп, чакыру пунктларында махсус санитария режимы гамәлдә, яңа алынучыларны индивидуаль саклау чаралары белән тәэмин итәләр. Р.Гафаров ассызыклаганча, хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен дезинфекция эшкәртүе узган транспорт кулланыла. Хәрби хезмәткә киткәнче һәр егетне өч тапкыр коронавирус инфекциясенә тикшерәләр: бер тапкыр шәһәр чакырылыш пунктында һәм ике тапкыр республиканың Хәрби комиссариатында җыелу пунктында. «Бу эпидемиологик вәзгыятьтә, зур йөкләнешкә карамастан, медицина учреждениеләре шәһәр хәрби пунктларында медицина комиссияләре табибларының эшен тулы күләмдә тәэмин итә», - дип билгеләп үтте Р.Гафаров.

Аның сүзләренә караганда, быел армиядән 660-тан артык казанлы кайтачак, аларга эш урыннары кирәк булачак. «Предприятие һәм оешмалар җитәкчеләреннән, Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән бу егетләргә игътибар итүләрен һәм эшкә яллауда ярдәм итүләрен сорыйм», - диде Р.Гафаров.

Илсур Метшин ассызыклаганча, армиядәге хезмәт алга таба эшкә урнашканда өстенлек бирә. «Теләсә кайсы җитәкче өчен хезмәт исемлегендә армиядә хезмәт итү эшкә алу турында карар кабул иткәндә өстәмә плюс булып тора», - диде И.Метшин. Шәһәр башлыгы предприятие җитәкчеләрен һәм мәшгульлек үзәген быел хезмәттән кайткан яшь кешеләргә аерым игътибар бирергә өндәде.
Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышы, 29.06.2020
Видеорепортаж
29.06.2020 12:33
249 казанлы хәрби хезмәт үтү урыннарына юлланды
Барлык яңалыклар