Көндез һава температурасы минус 14-16 градус тәшкил итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). Иртәгә, 24 гыйнварда, синоптиклар аязучан болытлы һава, кар явачак, көньяк-көнбатыштан җил фаразлыйлар. 24 гыйнварга каршы төндә һаваның минималь температурасы минус 22-24 градус тәшкил итәчәк, аязган вакытта – 29 градуска кадәр. Көндез термометр баганалары минус 14-16 градуска кадәр күтәреләчәк.
Тулаем алганда, республикада шулай ук аязучан болытлы һава, кайбер районнарда кар явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил Татарстанда көн дәвамында уртача көньяк-көнчыгышка таба үзгәрәчәк. Төнлә һава температурасы 22-27 градус салкын булачак, аязган вакытта – минус 32 градус. Көндез термометр баганалары минус 14-19 градуска кадәр күтәреләчәк. Юлларда бозлавык саклана.