Һава +21 градуска кадәр җылыначак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче сентябрь). Иртәгә Татарстан, шул исәптән Казан территориясендә көньяк-көнбатыштан урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
24 нче сентябрь, шимбә көнне, ТР башкаласында аязучан болытлы булачак. Төнге температура +12-14 градус тәшкил итәчәк. Республиканың Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренгәнчә, көндез +19-21 градуска кадәр җылытачак, урыны белән яңгыр явуы ихтимал.
Якшәмбе, 25 нче сентябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Төнлә +6-11 градуска кадәр суыта, көндез температура +12-17 градуска кадәр күтәрелә, шулай ук синоптиклар яңгыр фаразлый.
26 нчы сентябрь, дүшәмбе көнне яңгыр, төнлә көчле яңгыр явачак. Төнге температура +5-10 градус булыр дип көтелә, көндез термометр баганалары +9-14 градуска кадәр күтәреләчәк.