Көндез һаваның максималь температурасы +10 градус тәшкил итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче октябрь). Иртәгә, 24 октябрьдә, Казанда аязучан болытлы һава фаразлана, явым-төшем күзәтелми, көньяктан салмак җил көтелә, төнлә – көньяк-көнбатыштан урыны белән 16 м/с тизлек белән исүче җил. Төнлә һава температурасы +3-5 градус тәшкил итәчәк, көндез – +8-10 градус.
Татарстан буенчашулай ук аязучан болытлы һава көтелә, вакыты белән яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан, көньяктан җил исәчәк, төнлә урыны белән тизлеге 16 м/с кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +2-7 градус, көндез +7-12 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.