Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.11.2018, 13:03

24 ноябрьдә Казанда "Глаголица" балалар әдәби премиясенә йомгак ясаячаклар

Быел Бәллүр ябалак өчен 600-дән артык бала көрәште.

(Казан шәһәре KZN.RU 23-нче ноябрь). Иртәгә, 24 ноябрьдә, “Глаголица” V бәйсез балалар әдәби премиясе җиңүчесе билгеле булачак. Бүләкләү тантанасы “Әкият" курчак театрында узачак. Быел иң яхшы балалар эшләрен ничек сайлап алулары турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә премияне оештыручылар сөйләде.

Бәйгене оештыручылар – “Бәхетле тарихлар»”хәйрия фонды – Казанда бишенче тапкыр рус һәм татар телләрендә иҗат итүче яшь әдәби талантларны җыялар. Сентябрь аенда конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланды. Балалар эшләрен 7 номинация буенча бирделәр: шигърият, проза, эссеистика, француз, инглиз, немец һәм татар телләреннән рус теленә сәнгати тәрҗемәләр.

Ярты ел эчендә жюри каравына Россиянең генә түгел, чит илләрнең 6000-дән артык яшь язучыларының әсәрләре бирелгән иде. Сентябрьгә барлык эшләр арасыннан 100 иң яхшысы сайлап алынды, соңрак әлеге исемлек 60-ка кадәр кимеде. Жюри әгъзаларының берсе, Россия шагыйре Сергей Махотин сүзләренә караганда, эшләрне бәяләү авыр булган, чөнки елдан-ел балалар яхшырак язалар. “Балалар күп нәрсәгә сәләтле, кайвакыт нинди әсәрләр язуларына шаккатасың. Конкурска иң талантлы балалар килә һәм без ганә аларны түгел, ә алар да безне өйрәтәләр”, - дип сөйләде Сергей Махотин.

"Глаголица” – ул иң яхшы язучыларны, шагыйрьләрне һәм тәрҗемәчеләрне сайлап алу гына түгел, биредә балалар Россия язучыларының тәҗрибәсен үзләштерү мөмкинлегенә ия. Мәсәлән, 19-23 ноябрьдә “Байтик” сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә җиңүгә дәгъва кылучы авторлар мастер-классларда катнаштылар, анда жюри әгъзалары, язучылар, шагыйрьләр, тәрҗемәчеләр, эссеистлар үзләренең профессиональ серләре белән уртаклаштылар. Аларның остазлары - Виктор Лунин, Сергей Махотин, Михаил Яснов, Тамара Крюкова, Ольга Варшавер, Надежда Ажгихина, Роберт Миңнуллин, Лилия Газизова, Анна Русс, Борис Вайнер, Галимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Рифат Салах.

Бер атналык белем бирү мастер-классының нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары һәр номинациядә 3-әр җиңүче сайладылар. Иң талантлы балалар иртәгә Бәллүр каләм рәвешендәге сыннар белән бүләкләнәчәк.

Белешмә

"Глаголица” балалар әдәби иҗаты өлкәсендәге премия 2014 елда барлыкка килде. Бу вакыт эчендә конкурста Россия Федерациясенең 67 субъектыннан, Әрмәнстан, Финляндия, Үзбәкстан, Белоруссия, Казахстан, Украина, Кыргызстан һәм Латвия 2 меңнән артык автор катнашты. Катнашучылар әсәрләре буенча 3 альманах, 19 кыска метражлы фильм һәм 4 мультфильм төшерелгән.

Барлык яңалыклар