Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче май). 24-нче майда Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә яңгыр, урыны белән яшен булачак. Төнлә көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчүчән талгын җил, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк, көндез –төньяк-көнбатыш җиле. Һава температурасы төнлә 6-8 градус җылы булачак, көндез - 12-14 градус җылы.
Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән яңгыр, урыны белән көчле, кайбер районнарда яшен. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүчән, уртача, төнлә һәм иртән урыны белән көчле, көчәйгәндә секундына15-20 метрга кадәр, төнлә һава температурасы 6-11 градус җылы булачак, көндез – 11-дән 16 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.