В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Өч мәдәният учреждениесе кунакларны сеанслар буенча кабул итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Өч музей – «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татарстанның Табигать тарихы музее һәм «Манеж» күргәзмәләр залы – кунакларны сеанслар буенча кабул итәчәк. Эш режимы һәм сеанслар графигы «Казан Кремле» музей-тыюлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
Әйтик, «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Татарстан башкаласында беренче тапкыр тәкъдим ителгән Чечен Республикасы музее коллекцияләреннән экспонатларны күрергә мөмкин булачак.
Музейларга бушлай керү көне, гадәттәгечә, айның беренче сишәмбесендә үтә. Май аенда акция 3 нче числода булырга тиеш иде, әмма аны соңрак вакытка күчерделәр, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.