В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр җылылык үткәргечнең агып чыгу урыннарын билгеләү буенча эшләр башкарачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче март). 24 нче мартта Казанның өч районында су яшел төскә керергә мөмкин. Бу белгечләрнең җылылык үткәргечнең агып чыгу урыннарын билгеләү буенча эшләр башкаруы белән бәйле. Казан ТЭЦ-1 магистраль җылылык үткәргечләренең челтәр суына яшел төстәге «Уранин-А» буягычын кертәчәкләр.
Шәһәр Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитетында хәбәр итүләренчә, шәһәрнең Идел буе, Вахитов, Совет районнарында яшәүчеләргә «яшел су» акканын күргән очракта, Казан җылылык челтәрләренең («Татэнерго» АҖ филиалының) диспетчерлык хезмәтенә +7(843)291-87-95 (күп каналлы) телефоны буенча шалтыратырга кирәк.
Уранин-А буягычын җылылык белән тәэмин итү системаларында куллану тыелмаган һәм Россия кулланучылар күзәтчелеге тарафыннан кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булган индикатор сыйфатында рөхсәт ителә.