Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.03.2018, 13:59

24 мартта “Локомотив” стадионында “Казан кышкы триатлоны-2018” уза

Чемпионат Юдино бистәсенең 100 еллыгына багышлана.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). 24 мартта Казанда “Локомотив” стадионында кышкы триатлон буенча ачык чемпионат һәм шәһәр беренчелеге “Казан кышкы триатлоны-2018” уза. Ярашлар Юдино бистәсенең 100 еллыгына багышлана.

Ярашларда әзерлеге, инвентаре булган алдан теркәлгән һәркем катнаша ала. Чемпионатта катнашу өчен гаризаны 2018 елның 21 мартына кадәр электрон формада биреп була. Тулы мәгълүмат, ярышлар регламенты ВКонтакте социаль челтәрендә басытырылган. Ярышларда катнашучылар саны чикле – 100 кеше. Әлеге саннан узса, теркәлү алдан ябылырга мөмкин. Катнашучылар старт өчен 21 мартка кадәр түләргә тиеш.

Ярышлар узган көнне теркәлүдә катрнашучылар медицина белешмәсен, РФ гражданины паспортын, бәхетсезлек очракларыннан тормышны иминиятләштерү турында килешү күрсәтергә тиешләр. Алдан гариза бирмәгән кешеләр ярышларда катнаша алмый, дип кисәтә оештыручылар.

“Кышкы триатлон” дистанциясе: йөгерү – 2 км, велоярыш – 4 км, чаңгы ярышы – 3 км. “Кышкы дуатлон” дистанциясе (лайт): йөгерү – 1 км, чаңгы ярышы – 2 км (балалар) һәм йөгерү – 3 км, чаңгы ярышы – 5 км (15 яшьтән узган балалар).

Катнашучыларны теркәү 23 март 19.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр Мусин ур., 39 адресы буенча урнашкан спорткомплексында узачак. Ярышлар да 24 мартта “Локомотив” стадионында теркәүдән башлана. Ярышлар 11.00 сәгатьтән башланачак.

Җиңүчеләр Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Барлык яңалыклар