Республика халкы өчен турыдан-туры трансляция оештырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь, Ксения Швецова). 24-нче июньдә Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тантаналы рәвештә гаскәрләр узачак. Ирек мәйданы һәм шәһәрнең үзәк урамнары буйлап меңгә якын хәрби хезмәткәрләр, хәрби училище курсантлары, Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, шулай ук 40 берәмлек легендар хәрби техника үтәчәк. Республика халкы өчен турыдан-туры трансляция оештырылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Казан Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде.
Шәһәр урамнары буйлап янә легендар Т-34 «Татарстан колхозчысы» узачак
24-нче июнь көне очраклы сайланмаган - 75 ел элек нәкъ менә шушы көнне Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парады узды.
Казандагы чара турында сөйләгәндә, Ләйлә Фазлыева ассызыклаганча, сүз парад турында түгел, ә Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы узуы турында бара. Салют бу көнгә планлаштырылмаган.
Тантаналы чара 8.00 сәгатьтә башланачак. Ирек мәйданы буенча Казан гарнизонының меңнән артык хәрби хезмәткәре, хәрби училище курсантлары, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка структуралар вәкилләре узачак, парадта беренче тапкыр прокуратура вәкилләре катнашачак. Яшь армиячеләр быел бәйрәм колоннасында катнашучыларга кушылмаячак, ә Суворов училищесында тәрбияләнүчеләрне максималь кыскартылган составта җәлеп итәчәкләр, дип өстәде ТР Премьер-министры урынбасары.
Механикалаштырылган колонна составында 40 тарихи хәрби техника берәмлеге узачак, алар арасында легендар танклар булачак. Алар арасында «Татарстан колхозчысы» Т-34 танкы да бар. Ул Татарстан хезмәтчәннәре тарафыннан 1943 елда фронтка тапшырылган 200 машинадан торган танк колоннасы хөрмәтенә аталган.
Моннан тыш, механикалаштырылган колонна составында СУ-100 совет танкка каршы үзйөрешле артиллерия җайланмасы, легендар «Катюша», заманча бронетранспортерлар колоннасы узачак, дип хәбәр итте ТР Премьер-министры урынбасары.
Традиция буенча парад ретро-автомобильләр узу белән тәмамланачак, алар арасында ГАЗ М-20 «Победа», бронеавтомобильләр «Остин», БА-20 һәм башкалар бар.
Ирек мәйданында шулай ук заманча хәрби техника күрсәтеләчәк - аны элеккеге елларда Җиңү парадлары вакытында күрсәтә иделәр, дип сөйләде Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.
Ахырда, хәрби оркестр озатуында солистлар «Җиңү көне» җырын башкарачак, ә тамашачыларга популяр артистлар катнашында концерт программасын тәкъдим итәчәкләр.
Урамнарны һәм хәрби техниканы дезинфекцияләү чаралары белән эшкәртәләр
Тантаналы чара коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп оештырылачак, дип ассызыклады Л.Фазлыева. Чарада катнашучылар кагылачак юллар, хәрби техника һәм барлык өслекләрне белгечләр дезинфекция чаралары белән эшкәртәчәк. Репетицияләр вакытында барлык хәрби хезмәткәрләргә һәм оештыручыларга шәхси саклану чаралары - битлекләр һәм перчаткалар бирәләр. Моннан тыш, катнашучылар 1,5-2 метр дистанцияне үтәргә тиеш булачак.
Гаскәрләр узуны һәм хәрби техника үтүне республика халкы онлайн гына карый алачак - ТНВ телеканалы һәм интернетта.
Ирек мәйданында тамаша урыннары социаль дистанцияне үтәү белән бары тик 20 сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәннәре өчен генә оештырылачак, дип өстәде Л.Фазлыева. Чара вакытында җәмәгать куркынычсызлыгын хокук саклау органнары хезмәткәрләре тәэмин итәчәк.
Тәрәзәләрдә күгәрчен сыннары барлыкка киләчәк, ә социаль челтәрләрдә сугыш чоры җырлары яңгыраячак
Татарстан Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган акцияләргә кушыла. «Җиңү авазы» шундый акцияләрнең берсе булачак. «24-нче июньдә Ватанны саклаучылар хөрмәтенә, бөтен җирдә 12.00 сәгатьтә, Җиңү парады тәмамланганнан соң, бөтен ил буенча бер минут эчендә транспорт чаралары чыңнары яңгыраячак - шәхси автомобильләрдән алып җәмәгать транспортына кадәр, - дип сөйләде Ләйлә Фазлыева. - Агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыять вакытында безгә әлеге акцияне үткәрергә берни дә комачауламый».
Моннан тыш, республикада тагын берничә илкүләм акцияне үткәрү планлаштырыла. Әйтик, «Җиңү маршы» катнашучылары Бөек Ватан сугышы чоры җырларын социаль челтәрләрдә онлайн-режимда башкарачак. «Җиңү тарихы» акциясендә катнашучылар үзләренең туганнарының Җиңүгә керткән өлешләре турында сөйли ала. Моннан тыш, Татарстан «Зәңгәр дөнья» флешмобына кушылачак - республика халкы үз фатирларының тәрәзәләрен ак кошлар сыннары белән бизәячәк. Шундый ук сыннар иҗтимагый киңлекләрдә барлыкка киләчәк.
«9-нчы майда без мондый чараларны онлайн-режимда уздыру мөмкинлеге булуына инандык. Ул вакытта республикада бик күп шундый акцияләр узды, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары. - Бу юлы да республика халкы безне хуплар дип өметләнәбез».
Исегезгә төшерәбез, Җиңү көнендә, 9-нчы майда, республикада һәм аның башкаласында 400-гә якын төрле акция һәм бәйрәм онлайн-чаралары узды.