В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Указга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Документ нигезендә, ТР авыл җирлекләрендә һәм район үзәкләрендә, шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә, бәйрәм – 10-11 нче июньдә, Чаллыда 17 нче июньдә планлаштырылган.
Сабантуй – татар халкының төп милли бәйрәме, ул матур гореф-гадәтләрне, җырларны, биюләрне, уеннарны һәм спорт ярышларын берләштерә. Аның исеме төрки сүзләрдән килеп чыккан, «кыр бәйрәме» дигәнне аңлата. Элек Сабантуйны язгы кыр эшләре башлану хөрмәтенә (апрель ахырында) үткәргәннәр, хәзер исә алар тәмамлану хөрмәтенә (июньдә) оештыралар.
Узган ел Казандагы Сабантуйга 110 меңгә якын кеше килгән, шул ук вакытта кунакларның 20% ы Россиянең башка төбәкләреннән булган. Бәйрәм мәйданчыкларында казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары 23 мең порция туңдырма, бер тонна чәкчәк, 650 кг шашлык һәм 500 кг пылау ашаганнар, 300 литр чәй эчкәннәр. Майданнарда 2500 артист тамашачылар күңелен күргән.