Бу көн РФ Президенты указы буенча ял көне дип игълан ителде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь). 24-нче июньдә Казанның урам-юл челтәре буйлап урнашкан муниципаль парковкалар түләүсез эшләячәк. Бу көн РФ Президенты указы буенча ял көне дип игълан ителде.
Парковка өчен түләү эш көннәрендә 7.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр алына, шул ук вакытта беренче 15 минутта түләү исәпләнми. Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә парковкалар бушлай эшли. Шимбә һәм эш көннәрендә 18.00-дән соң муниципаль парковкалар өчен түләүне бетерү - ярты елга эшмәкәрлек үтенече буенча шәһәр хакимияте тарафыннан кабул ителгән вакытлы чара. Башкарма комитет карары нигезендә, паркингларның эш режимы быелның 18-нче октябренә кадәрге вакытка үзгәрә. Парковкаларның урнашу схемасы «Казан паркингы»https://parkingkzn.ru/ru/ сайтында бар.
Искәртеп узабыз, 24-нче июньдә Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узачак. Ирек мәйданында гаскәрләр һәм хәрби техника тантаналы йөрешен уздыру планлаштырыла.