В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көн явым-төшемсез узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). Киләсе тәүлектә Казанда алмашынучан болытлы һава саклана. Бүген төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез 24 июльдә явым-төшем күзәтелми. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.
Төнлә +13-15 градус көтелә, сишәмбе көндез һава температурасы +25-27 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.
Киләсе ике көндә республикада явым-төшем күзәтелми. Сишәмбедән чәршәмбегә каршы төндә һава температурасы +10-15 градус булачак, 25 июльдә көндез һава +24-29 градуска кадәр җылыначак.
Чәршәмбедән пәнҗешәмбегә каршы төндә төндә һава температурасы +14-19 градус тәшкил итәчәк. 26 июльдә көндез Татарстан буенча максималь температура +28-33 градус булачак.