В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гастрономия бәйрәме кунаклары грильдә әзерләнгән ит, балык, сыр һәм яшелчәдән ризыклар ашап карый алачаклар.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче сентябрь). 24-25 нче сентябрьдә Горки-Әмәт урманында «Гриль-фест» узачак. Гастрономия бәйрәме кунаклары грильдә әзерләнгән ит, балык, сыр һәм яшелчәдән ризыклар ашап карый алачаклар
Мәдәни-күңел ачу программасы – музыкаль төркемнәр чыгышы, диджей-сетлар, мастер-класслар һәм фотозоналар әзерләнгән. Нәниләр өчен балалар уен зонасы оештырылачак.
Фестиваль 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр барачак, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.