Экоактивистлар шәһәрдә яшәүчеләрне сәүдә үзәкләренең берсендә көтеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче февраль). 24 февральдә казанлылар кирәкмәгән әйберләрне, макулатура һәм пластикны икенчел чимал кабул итү мобиль пунктына эшкәртү өчен тапшыра алачаклар. Экологик акция шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә үткәрелә.
Активистлар макулатура, "1", "2", "4", маркировкасы салынган пластик шешәләр, "5" маркировкалы пластик контейнерлар һәм башка эшләнмәләр, "2", "4", "5", "7" маркировкалы йомшак пластик, пыяла, алюминий һәм калай банкалары, "тетра пак", "дой пак" төргәкләре, cd-дисклар һәм тартмалар, пластик карталар, теш щеткалары, касса тасмасыннан төргәкләр, кием-салым, аяк киеме, сумкалар, пластик уенчыклар, ноутбуклардан аккумуляторлар, вак техника; "Велодобро" проекты өчен ватык велосипедлар, тукыма, зонтиклар, "Тылсымлы капкачлар" акциясе өчен капкачлар һ.б. кабул итәчәк.
Акциядә катнашырга теләүчеләр икенчел чималны әзерләү буенча яңартылган инструкцияне өйрәнүне сорый. Калдыкларны сортларга аеру буенча тулы белешмәлек социаль челтәрләрдә бар.
Икенчел чимал кабул итү түбәндәге адрес буенча узачак: Җиңү проспекты, 141, 15.00-20.00 сәгатьтә.